«Религиозное движение сердца несравненно сильнее и глубже возбуждается, когда христианские истины слышатся инородцам на языке родном, нежели на русском, хотя бы последний и был знаком для них в некоторой степени.
Это потому, что родной язык непосредственно говорит и уму, и сердцу».
Ильминский Николай Иванович
Христосъ терелеб торган! Чыннаб терелеб торган!
Изге атабыз Iоаннъ Златоустнын Оло Кoнгя жазган сюзе
Алланы чын кюнеленнян биренеб сoйгян кеше шушы арыу, жакты сoйoнoчкя кинянсен инде. Евангелiедяге акыллы кол шикелле уяу торган кеше yз Эясенен сoйoнoчoня керешсен инде. Уразаны чын кюнелдян тырышыб тоткан кеше бoгoн какын алсын инде. Элеке сагяттян башлаб эшлягян кеше бoгoн тейешле жалын алсын инде. Oчoнчo сягяття килгян кеше дя Аллага тау итеб, бяйрям итсен. Алтынчы сагяття гня килеб житкян кеше дя шик тотмасын. Тугызынчы сагяткя килеб oлгoрмягяне дя ич тя шиклянмясен, курыкмасын. Ун беренче сагяткя житешкяне дя сунга калдым диб курыкмасын. Безне тотоб Тороучы Ходай Yзе изгегя кюря, сунгыны да элекеге кюк кабыл алыр. Ун беренче сагяття килгянне, беренче сагяттян бирле килеб эшлягяне кюк, тынычлыйдыр Ходай; сунгысын да жарлыкый, элекегесен дя жаратырлык итя; тегесеня тюлей, мынысына бушлай биря. Кылган эшлярне кабыл алыб, куш кюря; эшлярне дя кадер итя, уйында гна тоткан арыу исябне дя жарата. Шушыnар кюря инде барыгыз да Эягезнен сoйoнoчoня керешегез. Элекегелярегез дя, сунгыларыгыз да жалыгызны алыгыз. Байларыгыз да жарлыларыгызда бергяляшеб кыуанышыгыз. Тырышчаннарыгыз да, иренчяклярегез дя бу Кoннo кадерлягез. Уразаны арыу тотканыгыз да, бик арыу тотоб житкезя алмаганыгыз да бoгoн сoйoнoгoз. Аш кюб aзерлянелгян, буганыгыз да кинянегез. Сыйга aзерлянгян бызау бик кoр, берегез дя ач калмагыз. Ден сыйына буганыгыз да кинянегез.