Христосъ терелеб торган! Чыннаб терелеб торган!

Изге атабыз Iоаннъ Златоустнын Оло Кoнгя жазган сюзе

Алланы чын кюнеленнян биренеб сoйгян кеше шушы арыу, жакты сoйoнoчкя кинянсен инде. Евангелiедяге акыллы кол шикелле уяу торган кеше yз Эясенен сoйoнoчoня керешсен инде. Уразаны чын кюнелдян тырышыб тоткан кеше бoгoн какын алсын инде. Элеке сагяттян башлаб эшлягян кеше бoгoн тейешле жалын алсын инде. Oчoнчo сягяття килгян кеше дя Аллага тау итеб, бяйрям итсен. Алтынчы сагяття гня килеб житкян кеше дя шик тотмасын. Тугызынчы сагяткя килеб oлгoрмягяне дя ич тя шиклянмясен, курыкмасын. Ун беренче сагяткя житешкяне дя сунга калдым диб курыкмасын. Безне тотоб Тороучы Ходай Yзе изгегя кюря, сунгыны да элекеге кюк кабыл алыр. Ун беренче сагяття килгянне, беренче сагяттян бирле килеб эшлягяне кюк, тынычлыйдыр Ходай; сунгысын да жарлыкый, элекегесен дя жаратырлык итя; тегесеня тюлей, мынысына бушлай биря. Кылган эшлярне кабыл алыб, куш кюря; эшлярне дя кадер итя, уйында гна тоткан арыу исябне дя жарата. Шушыnар кюря инде барыгыз да Эягезнен сoйoнoчoня керешегез. Элекегелярегез дя, сунгыларыгыз да жалыгызны алыгыз. Байларыгыз да жарлыларыгызда   бергяляшеб кыуанышыгыз. Тырышчаннарыгыз да, иренчяклярегез дя бу Кoннo кадерлягез. Уразаны арыу тотканыгыз да, бик арыу тотоб житкезя алмаганыгыз да бoгoн сoйoнoгoз. Аш кюб aзерлянелгян, буганыгыз да кинянегез. Сыйга aзерлянгян бызау бик кoр, берегез дя ач калмагыз. Ден сыйына буганыгыз да кинянегез.

Барыгыз да изгелек дяyлятен алыгыз. Беряy дя жарлылыгына жыламасын, инде бар кеше дя керерлек Падшалык булган. Инде беряy дя жазыклы булдым диб жoдямясен: кабер эченнян кичелеy жалтраб чыккан. Беряy дя yлемнян курыкмасын: Коткарыучыбыз Yзе yлгяннеге белян безне жола. Yзе yлеб, Христосъ yлемнен кыуатын бетергян. Христосъ тамукка тoшoб, тамуктагыларны чыгарган. Yз Тянен тамукка кабтырыб, тамукны кайгыга калдырган. Исаиа пагямбярнен: тамук Сине иn тoбoндя очоратыб, кайгыга тoшкян дигян сюзе шушыnар киля. Сун инде тамук нейлектян кайгырган? Буш калганына, кур булганына кайгырган; yлелянгяненя,  кабланганына кайгырган, yзе бяйлянелгяненя кюря кайгыга калган. Тян гня диб алганы Алла, жирдяге гня диб алганы Кюктяге. Кюргянен алыуы белян кюрмягяненя туры килеб жыгылган. 

 

Эй yлем! кая угын? Эй тамук! кая жинеyчяннеген?  Христосъ терелеб торгач, син кадалыб тoшкян. Христосъ терелеб торгач, женняр жыгылыб тoшкянняр, Христосъ терелеб торгач, Пяриштяляр сoйoнoшяляр, Христосъ терелеб торгач, терелек кoчяйгян. Христосъ терелеб торгач,  бар кешене дя тамукта калмаслык иткян. Христосъ yлгяненнян терелеб торгач, буган кешелярне дя yлгяненнян торгоза башлаткан. Даннаулы Ул, кыуатлы Ул гумердян гумергя. Аминь.