Беренче керђшен газетасы

Тђлгат Насыйров,
тарих фђннђре кандидаты

 Татар телендђге вакытлы матбугатныћ њзенчђлекле бер љлешен керђшен газета-журналлары тђшкил итђ. Алар џђрвакыт рус хђрефлђре белђн татар телендђ нђшер ителеп килђ. Православие динендђге керђшеннђрнећ кљндђлек матбугатын булдыру нияте 1905-1907 еллардагы беренче Россия революциясе вакытында барлыкка килгђн. 1905 елда Санкт-Петербургта «Нур», Казанда «Казан мљхбире» џђм Уральскида «Фикер» исемле беренче татар телендђге газеталарныћ чыга башлавы да моћа зур этђргеч биргђн. 1906 елныћ 16 маенда Казан рус булмаган укытучылар семинариясе (Казанская русско-инородческая учительская семинария) мљгаллиме, књренекле тюрколог, этнограф Р. П. Давлей (1879-1953) 1907 елныћ гыйнварыннан Матбугат эшлђре буенча Казан комитетында кљнчыгыш, шул хисаптан, татар басмалары цензоры итеп билгелђнгђн Н. Ф. Катановка, кириллицага нигезлђнгђн татар телендђге керђшен газетасы чыгару проекты белђн мљрђќђгать итђ.

Р. П. Давлей газетаныћ таралыш даирђсе турында болай ди: «Ђгђр дђ хезмђттђшлеккђ 20 затлы рухани џђм укытучы ќђлеп ителсђ, ул чакта газетага язылучыларныћ санын 500 гђ кадђр ќиткерњ мљмкинлегенђ ышанырга була»1. Шул ук революция елларында шагыйрь, драматург, ќђмђгать эшлеклесе Д. Г. Григорьев-Саврушевский (1876-1942) да керђшеннђр љчен милли газета чыгарырга омтылыш ясый, лђкин ућышсызлыкка очрый2. Керђшен вакытлы матбугаты Беренче бљтендљнья сугышы чорында гына, хакимият џђм миссионерларныћ матди ярдђме белђн дљньяга килђ.

Тарихта керђшеннђр љчен чыгарылган беренче газета «Сугыш хабярляре» (Военные известия) дип аталган. Ул 1915 елныћ февраленнђн 1917 елныћ декабренђ кадђр Вятка шђџђрендђI губерна типолитографиясендђ Ильминский алфавиты нигезендђ нђшер ителђ. 1918 ел башында газета «Хабяр жортењче» исемен ала. Ђлеге басманыћ нђшире џђм мљхђррире керђшен Павел Петрович Глезденев (1867-1923). Бу шђхес, «Сугыш хабярляре» белђн бер њк вакытта Вяткада чыга башлаган удмурт телендђге беренче «Войнаысь ивор» џђм мари телендђге «Война увер» (Военные известия) газеталарын да оештыручы була. Ул, Казандагы укытучылар семинариясе каршындагы башлангыч мђктђпнећ џђм хатын-кызлар мђктђбенећ мљгаллиме буларак, ирекле тыћлаучы рђвешендђ, 1906 елда Казан руханилар академиясен (Казанская духовная академия) тђмамлый. Шуннан соћ аны, епархиянећ рус булмаган халыклар (инородецлар) арасына миссионер итеп, Вяткага ќибђрђлђр. Ул анда миссионерлык курслары белђн ќитђкчелек итђ. Ђлеге курслардагы укучылар ярдђме белђн, югарыда ђйтелгђн милли газеталарны чыгара башлый.

Милли теллђрдђге газеталар нђшер итњнећ кирђклеген нигезлђп, П. П. Глезденев Вятка губерна земствосы исеменђ махсус њтенеч хаты яза. Ул хатта: «Сугыш башлану белђн мића, азмы-књпме китапка књнеккђн инородецлардан хђрби хђрђкђтлђрнећ барышы турындагы хђбђрлђрне даими ќиткереп торуны талђп иткђн мљрђќђгатьлђр килђ башлады. Аннан тыш, шундый ук њтенечлђрне мин књп рус булмаган авыллардагы хатын-кызлардан да алдым. Сњз ућаеннан, њземнећ 1914 ел ахырында да инде ђлеге књренешлђр турында губерна начальнигы А. Г. Чернявский ђфђндегђ хђбђр итњ бђхетенђ ирешкђнлегемне ђйтергђ кирђк. Нђкъ менђ шушы вакытка Вятка губерна земствосы ќыелышыныћ 1914 елгы сессиясе халык љчен сугыш вакыйгаларыныћ барышы турындагы вакытлы матбугат басмаларын нђшер итњ љчен кирђк кадђрле акча суммасын билгелђгђн иде. Губерна начальнигы сугыш хакындагы вакытлы матбугат басмаларын ќирле рус булмаган халык теллђрендђ дђ чыгарырга ђмер биргђн иде»3.

Шулай итеп, татар џђм удмурт теллђрен яхшы белгђн П. П. Глезденев њтенече џђм Вятка губернаторы А. Г. Чернявскийныћ рђсми боерыгы буенча, Беренче бљтендљнья сугышы фронтларында барган хђрби хђрђкђтлђр белђн ќирле рус булмаган халыкларны ана теллђрендђ таныштырып тору максаты белђн, югарыда књрсђтелгђн љч милли газета барлыкка килгђн.

1915 ел дђвамында џђрбер телдђ ђлеге газеталарныћ унга якын саны чыгарыла. Шул ук елныћ ахырында губерна земствосы бу газеталарны бастыру љчен кирђкле акчаларны бирми башлый. Шунлыктан, хезмђт хакы алудан мђхрњм ителгђн П. П. Глезденев алга таба газеталарны њз хђстђрлеге, газеталарга язылучылар џђм иганђчелђрдђн кергђн акчалар хисабына гына нђшер итђргђ мђќбњр була. Бу хакта ул: «Газеталарны бастырып чыгару љчен язылучылардан џђм ихтыяри иганђчелђрдђн барлыгы 1 100 сум акча керде. Мин њзем џђм минем хезмђткђрлђрем “Известиялђр”не чыгаруда бљтенлђй бушлай эшлибез», — дип књрсђтеп киткђн. 1916 ел ахырына кадђр «Сугыш хабярляре»нећ тагын 14 саны дљнья књргђн. Ул чакта газетаны 222 татар телле укучы яздыра. Аннан тыш, Вятка шђџђренећ ђлеге рус телендђ булмаган газеталарын 36 китапханђ џђм 60 миссионерлык мђктђбе дђ алдырган4.

1916 елныћ 27 ноябрендђ П. П. Глезденев Вятка губерна земствосы ќыелышы исеменђ 1917 елда тљрле теллђрдђге «Военные известия» газетасын чыгаруны дђвам иттерњ, шулай ук авыл хуќалыгы џђм гигиенаныћ тљрле тармаклары буенча китаплар, брошюралар, листовкалар нђшер итњ љчен кирђкле акчаларны сметага кертњне њтенгђн махсус хат белђн мљрђќђгать иткђн. 1916 елныћ 1 декабрендђ ђлеге оешманыћ даими комиссиясе бу хат белђн таныша. Комиссия: «Рус булмаган халыкларныћ теллђрендђ брошюралар, листовкалар, газеталар чыгару чиктђн тыш файдалы џђм кирђкле чара, чљнки: а) халыкныћ шактый љлеше, бигрђк тђ удмурт џђм мариларныћ, рус телен белмђњлђре, яисђ аз-маз гына аћлаганлыктан, рус телендђге китаплар џђм газеталардан файдалана алмый; б) санитария џђм авыл хуќалыгы буенча тљрле-тљрле файдалы мђгълњмат рус булмаган олы яшьтђгелђр џђм хатын-кызлар арасына бары тик басма сњз аша гына њтеп керђ ала», — дигђн нђтиќђ ясаган.

Вятка губерна земствосы ќыелышы њзенећ 1916 ел ахырында узган сессиясендђ, П. П. Глезденев њтенече буенча даими комиссия чыгарган нђтиќђгђ нигезлђнеп, 1917 елда рус булмаган халыклар телендђ газеталар, брошюралар џђм листовкалар нђшер итњ љчен 1 800 сум акча бњлеп бирђ. Шул ук вакытта нашир џђм мљхђррир П. П. Глезденевка газета сђхифђлђрендђ даими рђвештђ гигиена, авыл хуќалыгы, кооперация мђсьђлђлђренђ багышланган популяр мђкалђлђр бастырып баруны дђвам итњ, губерна земствосы карамагына газеталарныћ џђрбер чыккан санныћ 100 ђр данђсен, шулай ук брошюралар џђм листовкаларныћ 400 данђсен тњлђњсез тапшыру бурычы да йљклђнђ. 1917 елда «Сугыш хабярляре», «Войнаысь ивор» џђм «Война увер» газеталарыныћ 24 санында бер чыгарганда гомум тиражын 1 300 данђдђ нђшер итњ књздђ тотыла. Безнећ кљннђргђ кадђр «Сугыш хабярляре»нећ 1917 елгы 15 ноябрь саны сакланып калган. Ул вакытта ђлеге газетаныћ тиражы ике тапкырга арткан була. 1915 елдан башлап «Сугыш хабярляре» газетасыныћ кырыкка якын саны дљнья књргђн.

«Сугыш хабярляре» газетасында «Сугыш», «Союздашларда», «Фронттан хатлар», «Россiя эшляре», «Чит иллярдя», «Дöнья халляре», «Губiрня жаналыклары», «Временное правительство эше», «Земстволарда», «Ауыл хужалыгы», «Дарулар», «Кряшенняр тормошо», «Тöрлö хабярляр» џђм башка исемдђге бњлек-рубрикалар булган. Ђлеге басма битлђрендђ П. Глезденев, Д. Григорьев, Р. Давлей, М. Дернов, Н. Егоров, Д. Зубрилов, Р. Лопухин, Г. Романов, В. Соловьев, Г. Шубин џђм башкалар язышкан. Кайбер язмалар «Вятич», «Хабярдар», «Шахит» кебек псевдонимнар астында пђйда булган. «Сугыш хабярляре» редакциясе Уфа шђџђрендђ чыгып килгђн «Дус» исемле керђшен газетасы белђн даими элемтђ тоткан, аныћ кайбер материалларын књчереп бастырган5.

«Сугыш хабярляре» газетасы эшчђнлегенећ башлангыч чорында, Беренче бљтендљнья сугышы ќђелеп киткђн шартларда, ул чакта бик кић таралган «Сугышны ќићгђнчегђ кадђр алып барырга» дигђн лозунгны яклап килгђн. Ул њзенећ тљп игътибарын фронтларда бара торган хђрби хђрђкђтлђрне, Россия џђм аныћ союздашлары гаскђрлђренећ сугыш кырларында чынлыгында ирешелгђн яисђ уйдырма ућышларын мактап яктыртуга юнђлткђн. Россия армиясенећ фронтныћ књп кенђ участокларында чигенњен, солдатларныћ сугыш мђйданын рљхсђтсез калдырып китњ, хђрби начальникларныћ боерыкларына буйсынмау, окоплардагы ике як сугышчыларыныћ кардђшлђшњ очракларын «Сугыш хабярляре» большевикларныћ, аларныћ лидеры Ленинныћ Германия файдасына шпионлык, ќимерњ эше алып бару белђн аћлатып килгђн.

1916 елдан башлап, «Сугыш хабярляре» сђхифђлђрендђ, удмурт џђм мари газеталарындагы кебек, хђрби хђбђрлђр белђн беррђттђн, ќирле рус булмаган халыклар тормышына, кооперация мђсьђлђлђренђ кагылышлы язмалар, санитария џђм авыл хуќалыгы буенча файдалы кићђшлђр дђ урын ала. Мђсђлђн, ђлеге басмаларда даими рђвештђ губерна џђм љязлђрдђге чђчњлеклђрнећ торышы, бљртекле ашлык џђм башка культураларныћ ућдырышы, авыл хуќалыгы продуктларыныћ бђялђре турында мђгълњмат биреп барыла. Газеталарда белгечлђрнећ «Бљртекле ашлыкны саклау», «Бђрђћгене кыш кљне саклап тоту», «Мал-туарны ничек карап њстерергђ» дигђн, џђм башка шундый мђкалђлђре дљнья књргђн.

П. П. Глезденев ќирле рус булмаган халыкларныћ укымышлылыгын, мђдђниятен џђм ђдђбиятын њстерњдђ «Сугыш хабярляре» џђм њзенећ башка милли басмаларыныћ роле зур булуын кабат-кабат ассызыклаган. Аныћ газеталарында шигъри ђсђрлђр дђ бастырылган. «Сугыш хабярляре» џђм аныћ тићдђшлђре, њз укучылары арасында ќитђрлек дђрђќђдђ мђгълњм булган. Бу турыда редакциягђ килгђн хатлар џђм корреспонденция ышанычлы итеп сљйли. Ђлеге мљнђсђбђттђн П. П. Глезденев њзенећ 1916 ел 14 декабрендђге бер хатында: «Редакциядђ “Жана Пушкин”, “У Крылов”, “Выль Лермонтов” (“жана”, “у”, “выль” сњзлђре татар, мари џђм удмурт теллђрендђ “яћа” дигђн сњзне белдерђлђр) исеме белђн кул куелган мђкалђлђр, шигырьлђр, заметкалар бик књп. Шулай итеп, безнећ басма органыбыз, џичшиксез, рус булмаган халыклар дљньясыныћ культуралы кешелђренђ аз гына булса да њсеш этђргече бирђ. Бу чынбарлыктагы фактлар — безнећ ике еллык хезмђтебезнећ нђтиќђлђре»6, — дип язган.

«Сугыш хабярляре» 1917 елгы Февраль революциясенећ ќићњен, аннан соћ Россиянећ конституцион-республикачыл юл буенча њсешкђ юнђлдерелгђн демократик њзгђрешлђрен хуплап каршылаган. Ул даими рђвештђ Вакытлы хљкњмђтнећ эчке џђм тышкы сђясђтен, љлешчђ, самодержавие ќимерелгђннђн соћ пђйда булган эшче, солдат џђм крестьян депутатлары Советларыныћ эшчђнлеген яктыртып торган. Газета сђхифђлђрендђ сайлаулар системасыныћ демократлашуы џђм ќирле њзидарђ органнарыныћ, беренче чиратта, губерна џђм љязлђр земстволарыныћ вђкалђтлђре кићђйтелње турында сњз алып барылган. Соћгыларыныћ эше хакында басманыћ џђрбер санында махсус рубрикада бђян ителгђн. Газета шулай ук њз укучыларын Учредительное Собраниегђ сайлауларга хђзерлђнњ џђм аларны њткђрњнећ барышы, законнар чыгарачак бу югары органга Вятка губернасыныћ тљрле сђяси партиялђре џђм оешмалары тарафыннан тђкъдим ителгђн кандидатларныћ исемнђре белђн таныштырып килгђн. 1917 елгы Октябрь књтђрелешеннђн соћ газетада бу вакыйгага карата тљрле сђяси фиркалђрнећ џђм социаль тљркемнђрнећ мљнђсђбђте яктыртыла, яћа хљкњмђтнећ гамђли адымнары турындагы мђгълњматлар урын ала.

«Сугыш хабярляре» газетасында милли мђсьђлђгђ дђ зур игътибар бирелђ. Аныћ битлђрендђ, мђсђлђн, 1917 елныћ май џђм август айларында Казанда булып узган Идел буендагы аз санлы халык вђкиллђренећ съездлары турында материаллар басыла. Аерым алганда, газетаныћ 1917 елгы 1 сентябрь санында август съездында сайланган дњрт эш комиссиясе кабул иткђн карарларныћ тулы текстлары урнаштырылганлыгын књрсђтергђ була. Ђлеге карарларда Россиядђ монархистик самодержавие режимын яћадан торгызу мљмкинлегенђ катгый рђвештђ каршы чыгыла џђм килђчђктђ Россияне Федератив Демократик Республикага ђверелдерњ тђкъдим ителгђн була7. Ђлеге газетада керђшен, мари, удмурт џђм башка аз санлы халыкларныћ тарихына, гореф-гадђтлђренђ, йолаларына, мђдђниятенђ, ђдђбиятына, књренекле ђџеллђренђ џђм хђзерге тормышына багышланган язмаларга да урын бирелгђн.

1917 елныћ 20 декабрендђ Вятка губерна земствосы ќыелышы њзенећ чираттан тыш сессиясендђ П. П. Глезденевныћ моћарчы басылып килгђн ќирле милли газеталарны чыгаруны дђвам итњ турындагы тђкъдимен тикшергђннђн соћ: «Ђлеге басмаларны яћа исемнђр астында нђшер итђргђ мљмкин», — дигђн карар чыгара. Шуннан соћ татар телендђге «Сугыш хабярляре» газетасы «Хабяр жортењче», удмурт телендђге «Войнаысь ивор» — «Удмурт» џђм мари телендђге «Война увер» — «Мари увер» исемнђрен ала. Кабул ителгђн сметада 1918 ел ахырына кадђр џђрбер газетаныћ туксан алтышар санын чыгару књздђ тотылган. Бу басмаларныћ бер чыгаргандагы тиражы 2 000 данђне тђшкил итђргђ тиеш була8. 1918 елныћ беренче яртысында П. П. Глезденевныћ ђлеге газеталарныћ берничђшђр санын бастыруны оештырганлыгы мђгълњм. Ул чакта бу эшчђн џђм алдан књрњчђн зат тулысынча яћа хакимият — Совет властен тану, яклау џђм аћа хезмђт итњ юлына баскан була. Ул ќитђклђгђн «Хабяр жортењче» џђм аныћ кебек башка милли газеталар да шул юнђлештђ торганнар.

П. П. Глезденев Вятка губернасыныћ халык мђгарифе бњлеге мљдире ярдђмчесе, милли мђктђплђрнећ инспекторы итеп билгелђнђ. 1918 елныћ декабрендђ губерна халык мђгарифе хезмђткђрлђре съездында тутырган шђхси анкетада ул: «нинди партиядђ торасыз, яисђ нинди партиягђ телђктђшлек белдерђсез?» — дигђн сорауга: «Коммунистлар партиясенђ телђктђшлек белдерђм», — дип ќавап бирђ. П. П. Глезденев 1919 елныћ кљзеннђн 1923 елныћ 28 маена, вафатына кадђр, Вятка дђњлђт халык мђгарифе институтындаII укытучы булып эшли. Бер њк вакытта ул институтныћ гыйльми секретаре дђ була, тљбђкне љйрђнњ белђн шљгыльлђнњче фђнни-тикшеренњ институтында да хезмђт итђ. П. П. Глезденевныћ вакытсыз ђќђле (ул 56 яшендђ вафат була) ќђмђгатьчелекнећ, партия џђм совет органнарыныћ тирђн кайгысына сђбђп була. РКП(б)ныћ губерна комитеты, губисполкомы џђм губпрофсоветы органы — «Вятская правда» газетасыныћ 1923 ел 30 май санында ђлеге књренекле шђхеснећ тормыш џђм хезмђт юлын тасвирлаган зур књлђмле язма-некролог урнаштырыла. Анда: «Павел Петрович Глезденев губернабызныћ аз санлы миллђт хезмђт иялђренећ ихтыяќыннан чыгып, аларны агарту, аћ-белемле итњ љчен сугышчан постта вафат булды.

Ул артта калган халыкларныћ мђдђниятен љр-яћадан торгызуны яклаган дђртле кљрђшче иде»9, — диелђ. Шул ук газета сђхифђлђрендђ П. П. Глезденевныћ васыятьлђре дђ басыла. Ул, мђсђлђн, вафатына берничђ минут кала, ятим татар балалары йорты ќитђкчесе белђн ђлеге балалар йортына матди ярдђмне тагын да кићђйтњ турында сљйлђшђ џђм килђчђктђ бу эшне РКП(б)ныћ XII съезды кабул иткђн махсус карар нигезендђ алып барырга кирђк дигђн телђк белдерђ.

Тарихта беренче керђшен газетасын нигезлђгђн џђм ќитђклђгђн асыл зат П. П. Глезденев шђхси язмаларында џђм чыгышларында џђрвакыт рус булмаганнар њзлђренећ матбугатын — китап џђм газета-журналларын чыгаруны њстерњ љчен бљтен кљчлђрен куярга тиешлђр дигђн фикерне яклап килгђн. «Сугыш хабярляре» – «Хабяр жортењче» газетасы барлыкка килгђннђн соћ њткђн бер гасырга якын дђвернећ тљрле елларында керђшен вакытлы матбугаты шактый гына кић њсеш ала. Уфада «Дус» (1916-1918), Минзђлђдђ «Хабярляр» (1917-1918), Алабугада «Алга таба» (1919), Казанда «Кряшен газеты» (1918), «Кызыл салдат» (1919), «Кызыл алям» (1919-1922), «Кићяш» (1922-1929) газеталары, «Иген игењче» (1918), «Белемнек» (1921), «Кићяш» (1924) журналлары, Чилђбе љлкђсенећ Фершампенуаз авылында «Кызыл Нагайбак» – «Сталин юлы белђн» (1932-1941), Яр Чаллыда «Керђшен сњзе» (1993-2001) џђм «Туганайлар» (2002 елдан башлап) газеталары — барлыгы 16 исемдђге вакытлы басмасы дљнья књргђн. «Туганайлар» исемле иќтимагый-сђяси керђшен газетасы хђзерге кљннђргђ кадђр чыгуын дђвам итђ.

ИСКЂРМЂЛЂР:
1. Нафигов Р. И. Формирование и развитие передовой татарской общественно-политической мысли. – Казань, 1964. – С. 64.
2. Глухов М. С. Tatarica. Энциклопедия. – Казань, 1997. – С. 243, 325.
3. Сергеев М. Т. Возникновение и развитие печати Марийской АССР. – Йошкар-Ола, 1971. – С. 17.
4. Киров љлкђсенећ дђњлђт архивы (КЉДА), 616 ф., 1 тасв., 257 эш, 8 кгз.
5. Дус. – 1917. – 16 февраль.
6. Сергеев М. Т. Указ. соч. – С. 22.
7. Сугыш хабярляре. – 1917. – 1 сентябрь.
8. КЉДА, 616 ф., 1 тасв., 276 эш, 45 кгз.
9. Вятская правда. – 1923. – 30 мая.

I    Хђзерге Киров шђџђре.
II   Хђзерге Киров дђњлђт педагогия университеты.

Источник: научно-документальный журнал "Эхо веков"