Керђшеннђр арасында священник булып хезмђт итњ вакытында миндђ шундый фикер ныгыды: бүген керђшеннђр арасында дини китаплар, Изге текстлар уку культурасы юк. Революциягђ кадђр бу культура формалаша башлаган булган. Билгеле булганча, революциягђ кадђр љлкђн яшьтђге хатын-кызлар гына тњгел, ир-атлар да џђр кљнне Евангелие џђм Псалтирь укыганнар. Хђзер књп кенђ керђшеннђр аларныћ нинди китап булуын, кайчан џђм кем тарафыннан язылуын, аныћ файдасын џђм, гомумђн, ни љчен укырга кирђклеген књз алдына да китерђ алмыйлар. Шућа књрђ бу белемсезлек мине Евангелие турында бераз язарга этђрде.
Евангелие (грек сњзе – «яхшы яки шатлыклы хђбђр» дигђнне аћлата) – бу Иисус Христосныћ тормыш юлы – анда Иисус Христосныћ тууы, тормышы, кодрђтләре, њлгђне, њлгђннђн соң терелеп торуы, књккђ књтђрелње турында язылган. Бу Изге кнәгәдә кешегђ изге булу љчен џђм њлгђннђн соћ очтомакка, Ходай Патшалыгына књчњ љчен нђрсђлђр белергђ џђм нђрсђлђр эшлђргђ кирђклеге турында язылган.
Евангелиене укымыйча џђм аны белмичђ чын христианин булып џђм христианча яшђп булмый. Ничек итеп гадел яшђргђ? дигән сорауга җавап белми торып, без ничек гадел яши алабыз? Белгән хәлдә, без үзебезнећ тормышны Евангелие белђн њлчи џђм чагыштыра алабыз. Ђ анда бљтен кешелеккђ џђм џђркемгђ аерым-аерым ђйтелгђн:
«Мин сезгя aйтямен: yз туганына жукка yпкя тотоучы aр-кем хокoмгя тейешле; кем yз туганына: эй жюнсез диб aйтся, ул оло хокoмгя тейешле; кем: эй тиле диб aйтся, ул тамук утына тейешле» (Мф.5, 22)
«Мин сезгя aйтямен: катын-кызга азгын няпес белян караучы aр-кем yз кюңелендя анын белян уйнашлык итеб бетергян була» (Мф.5, 28).
«Кем yз катынын уйнашлык айыбы булмаган көйө айырыб жибярся, ул аны уйнашлыкка сала; кем айырыб жибяргян катынны алса, ул да уйнашлык итя» (Мф. 5, 32)
«Мин сезгя aйтямен: дошманнарыгызны сөйөгөз, сезне каргаучыларга арыулык телягез, сезне кюрялмый торганнарга жакшылык кылыгыз, сезне кыйырсытыучылар өчөн, сезне кыуыучылар өчөн теляк итегез… Әгяр сез үзегезне сөйгяннярне гня сөйсягез, сезгя нейдей сауаб булыр?» (Мф. 5, 44)
«Сак булыгыз, сезне кеше кюрсен диб, садакагызны кеше алдында бирмягез: алай итсягез, сезгя кюктяге Атагыздан сауаб булмас» (Мф. 6,1)
«Сез кешеляргя жазыкларын кичермясягез, кюктяге Атагыз сезнен жазыкларыгызны да кичермяс» (Мф. 6, 15)
«Жир өстөндя үзегезгя мал жыймагыз, мында көя дя (тея), тутыгыб та бетя, бурлар да казыб кереб урлыйлар. Әммя үзегезгя малны кюктя жыйыгыз, анда көя дя (теймей), тутыкмый да, бурлар да казыб кереб урламыйлар. Малыгыз кайда булса, кюnелегез дя шунда булыр шул (Мф. 6, 19-21)
«Yзегезне тикшермясенняр дисягез, сез дя тикшермягез. Кешене ничек тикшереү белян тикшерсягез, сезне дя (шулай) тикшерерляр шул; кешегя ничек үлчяү белян үлчясягез, сезгя дя шулай үлчярляр» (Мф. 7, 1-2)
«Сез ураза тоткан чагында да кюз алдында гна кылыныучылар кюк моңайыб жөрмягез; алар шул кешеляргя ураза тоткан булыб кюренер өчөн гня, чырайларын караңгыландырыб жөрөйляр. Чыннаб әйтямен сезгя: алар инде үзляреня теясене алалар… Кешеляр алдында ураза тоткан булыб кюренмя, тик жяшерендяге Атаңа гна кюрен; жяшерендяген кюреүче Атаң сиңа ачыкта кайтарыр» (Мф. 7, 16;18)
«Мине: Ходай, Ходай, диб әйтеүче бар да кюк падшалыгына кермяс, тик кюктяге Атамнын иркен кылыучы гна керер» (Мф. 7, 21)
Святитель Игнатий Брянчанинов Евангелие уку турында менђ нђрсђ ди:
«Изге Евангелиены укырга дип ачканда шуны истђ тот: ул синећ мђћгелек язмышыћны билгели. Аныћ буенча без хљкем ителђбез џђм монда, ќирдђ аћа нинди мљнђсђбђттђ булуга карап, љлеш алырбыз, яки мђћгелек рђхђтлеккә яки мђћгелек ќђзага тарырбыз. Ходай кечкенђ бер тузан бљртеге булган кешегђ њз иркен ачкан. Ходайныћ ирке књрсђтелгђн бу кнәгә синең кулда. Син њзећнећ телђгећђ карап, Коткаручыбызның иркен кабул итђ яки бора аласыћ. Синећ мђћгелек тормышыћ џђм мђћгелек њлемећ синећ њз кулыћда: сића сак џђм аћ булырга кирђк. Њзећнећ язмышыћ белђн уйнама!»
Евангелие Христосныћ дњрт укучысы тарафыннан тљрле вакытта язылган дњрт кнәгәдән тора. Аларныћ икесе – Матфей белђн Иоанн Христос белђн Палестинада Ходай Патшалыгына өйрәтүчеләр белђн йљрилђр џђм Христосныћ якын укучылары – 12 апостолларныћ берсе булалар. Алар Христос белђн љч ел ярым аерылгысыз булалар. Марк белђн Лука Христос укучыларыннан – 70 апостоллардан. Марк – апостол Петрныћ, Лука апостол Павелныћ љйрђнњчесе була.
Шулай итеп, Чиркђњ электђн њк Матфей, Марк, Лука џђм Иоанн ќазган дњрт Евангелиене таный. Христос терелеп торганнан соћ кешелђргђ Ходай Очтомак (Ходай Патшалыгы) бњлђк итђ дигђн изге хђбђр (Евангелие) Христоска ышанучыларга үзенең Улы аша телдән тарала.
Христосның җирдәге тормышын таныклаучылар азая башлагач, Ходайның сүзләрен, кодрәтләрен яза башлыйлар. Беренче Евангелие Христос күккә күтәрелгәннән соң 15 ел узгач языла дип исәпләнә. Соңгы Евангелие Изге Иоанн язуында I гасырның 90 нчы елларында дөнья күрә. Төп Евангелие кнәгәләре грек теленең Койне диалектында язылган була. Бу диалект Рим империясендә аралашу теле булган. Бу вакытта барлык еврейлар да грек телен белгәннәр. Башка халыклар арасында да христиан дине тарала башлагач, Евангелие һәм башка христиан кнәгәләре төрле телләргә күчерелә башлый.
600 нче елда инде Евангелие кнәгәләре латин, сирия, конт, гот, әрмән, грузин, эфиоп һәм башка телләргә күчерелә. 2000 елда Евангелиеләрне 960 телдә укырга була. Шул исәптә, керәшенчәгә күчерелгәне дә бар. XIX гасырның икенче яртысында Казан Духовная академиясе профессоры, миссионер Николай Иванович Ильминский (1822-1891) Василий Тимофеев (керәшеннәрдән беренче священник) белән Изге иман кенәгәләрен керәшенчәгә күчерә башлыйлар. Керәшеннең чиркәү теленә иң беренче күчерелгән кнәгәләр – “Бытие” (1863), “Премудрости сына Сирахова” (1864) һәм “Святое благовествование от Матфея” (1865). Оторы “Четвероевангелие” (1891), “Псалтырь” (1891) һәм “Деяния святых апостолов” (1907).
Күпчелек керәшеннәргә үз телләрендә укуның уңайлыгын исәпләп, Казан Керәшен приходы Параклит монастыре (Греция, 1992) һәм Россия библия обществосы белән берлектә (2001, 2005 елларда) керәшенчәгә күчерелгән Евангелиеләрне кат-кат бастырды.
Безгә, керәшеннәргә, Евангелиены ялкауланмыйча көн саен укырга кирәк. Әле дә үзләрендә Евангелие булмаган кешеләр, ич соңармый бу Бөек кнәгәне булдырсыннар һәм укысыннар иде, алай булмаганда Соңгы сорауда ялкаулыгыбызны, аңсызлыгыбызны һәм сансызлыгыбызны аклау чарасы булмаячак.
Священник Димитрий Сизов