Вопросы читателей, №2

1. Күпләр Тройсын бәйрәмен бала чумылдыру өчен көтеп ала, чөнки бу көнне үлгәннәргә келәү итмиләр һәм Тройсын – җапрак бәйрәме көнне чумылган бала бәхетле була, гел уңыш елмая диләр, бу дөресме?
В.Домолазов, Түбән Кама.

Бу дөрес түгел.
Язмыш дигәндә без теләсә нинди шартларда да үзгәртеп, качып калып булмый торган хәлләрнең бергә туры килүен истә тотабыз.
Бу чынлап та шулаймы соң? Кеше үз язмышын үзе төзиме? Язмыш һәм аның алдан билгеләнүе турындагы уйлар каян килеп чыккан соң? Күрәсең, түбәндәге сәбәпләрдәндер:
– Язмыш алдында көчсез булу, аны контрольдә тота алмаудан;
– Ялкаулыктан яки уңышсызлыклардан. Аларны язмышка сылтау җиңелрәк;
– юраганнары юш килгән шаман һәм күрәзәчеләрдән;
– Ислам өйрәтүләренең йогынтысыннан (исламда бар кешенең язмышы да Аллаһы тарафыннан билгеләнгән) һәм башкалардан.

Язмышка карата Библиядә нәрсә әйтелгәнне карыйк: “А вас, которые оставили Господа, забыли святую гору Мою, приготовляете трапезу для Гада и растворяете полную чашу для Мени, – вас обрекаю Я мечу, и все вы преклонитесь на заклание: потому что Я звал, и вы не отвечали; говорил, и вы не слушали, но делали злое в очах Моих и избирали то, что было неугодно Мне». (Исайя 65,11-12). (Мени (Meni) – судьба, бог удачи, и Гад (Gad) – фортуна, судьба, бог удачи. Гад и Мени – это два сирийских божества). Библиядән алынган бу өзектән күренгәнчә, язмышка һәм уңышларга ышану – шул ук сыннарга хезмәт итү һәм Ходайга каршы булу ул.

Ходай кеше үз язмышын үзе сайласын дип аңа ирек биргән. Без кайда һәм кайчан тууны сайламыйбыз, әмма мәңгелекне кайда үткәрүне үзебез сайлый алабыз: очтомакта Ходай беләнме, әллә тамугта Ходайдан башкамы. Билгеле, ата-аналар һәм кешенең әйләнә-тирәсе (мәктәп, дуслары, коллегалары) аңа кирәкле юлны сайлаганда үз өлешен кертә. Әмма бу карарны һәр кеше үзе кабул итә, һәм мәңгелектә аның өчен үзе җавап тота.Әмма бу, Ходай язмышыңны билгеләп куйган, дигән сүз түгел. Безнең һәрберебез тормыш дәвамында үзенең карарлары һәм кылган эшләре белән үз язмышын үзе билгели. Язмыш – безнең кылган эшләребез нәтиҗәсе ул. Чумылу өчен елның һәр көне дә уңай санала.


2. Күп керәшен авылларында священниклар юк. Үлгән кешене отпеваниесез генә озаталар. Бу очракта үлегә «разрешительная молитва» куйсаң ярыймы?
Р.Дмитреева, Яр Чаллы.

Ярыйдыр дип уйлыйм. Әмма ул үзеннән үзе бернәрсә дә хәл итми. Ә отпевание буенча түбәндәгеләрне әйтергә телим. Чынлап та, күп кенә керәшен авылларында священниклар юк, әмма күмү йоласын үтәү өчен аны чакырырга кирәк. Мин күп авылларда түбәндәге картинаны күзәтәм: үлгән кешене соңгы юлга әбиләр озата, кайчагында үзләре дә эчтәлеген аңламыйча, нәрсәдер укыйлар. Хәзер заманалар башка, Чиркәүне кысрыклаулар юк. Священник чакыртмаган очракта, бары тик ялкаулык һәм битарафлык кына керәшеннәр өчен аклану булачак.

3. Ни өчен кеше священниктан башка җазыкларыннан тәүбә итә алмый. Әгәр дә якын-тирәдә чиркәүләр булмаса, ул очракта нишләргә?
И.Архипов,
Чистай районы.

Һәр көнне дә җазык әйтеп, тәүбә итәргә кирәк. Изге Пимен Великий: Монахның бөтен тормышы – елау» – ди. «Тәүбә итү» грекча “metanoia” дигән сүздән алынган, “аңның үзгәрүе” дигәнне аңлата, ягъни бу бер хәлдән икенче хәлгә күчү тәҗрибәсе. Тәүбә итү – үз-үзеңне кызгану, яки депрессия, яки кимчелекләреңне тану түгел, ә Ходайдан ерагаюыңны тану һәм шушы бәйләнешне торгызуны эзли башлау ул. Әгәр дә тәүбә итү, ягъни җазыгыңны тану Җәшереккә (Таинство) керү булса, җазык әйтү, нәкъ менә җазыкларыңны священник алдында әйтү – бу үзе Җәшерек. Тәүбә итүдә дә, шулай ук җазык әйтүдә дә кайбер ялгышулар бар. Мәсәлән, күпләребез җазык әйтү – безнең җазыкларыбыз тикшерелә торган сөйләшү дип уйлый. Җәшерек өчен тәүбә итү нинди роль уйный соң? Безне җазык әйтергә этәргән сәбәпләрне анализлап карыйк: кемдер үз гаебен җиңеләйтергә омтыла; кемнедер священникка Ходай җәзасыннан курку китерә, кемдер тәүбә итү максаты белән түгел, ә соңыннан өлеш алу өчен килә. Әмма боларның җазык әйтүгә һәм тәүбә итүгә катнашы юк.

Җазык әйтү – ул тазарыну. Һәм без бу тазарыну өчен священникка түгел, ә Коткаручыбыз, җаннарыбызны, тәннәребезне савыктыручы Ходайга киләбез. Әмма бу тазарынуны ул Чиркәү аша, Аның эшен дәвам итүчеләр (епископлар, священниклар) аша бирә. Христос үз өйрәнүчеләренә: «Святый Тынны алыгыз: сез кемнең җазыкларын кичерсәгез, шунар кичерелер, кемне кичерми калдырсагыз, шунар кичерми калдырылыр», дигән (Иоан. 20,22-23). Җазыклары кичерелү өчен җазык әйтүчедән түбәндәгеләр кирәк:

Барлык якыннары белән килешү, җазыкларың өчен чын күңелдән көенү һәм телдән җазык әйтү, үз тормышыңны төзәтү уена килү, Ходаебыз Иисус Христоска чын күңелдән ышану һәм аның җарлыкавына өмет итү. Әгәр дә якын-тирәдә келәү итә торган чиркәү юк икән, аягында йөри алган кеше елга берничә мәртәбә эшли торган чиркәүләргә бара ала. Әгәр инде йөри алмаса, ул чакта өйгә һәм җазык әйтеп, тәүбә итү өчен священник чакыртырга кирәк.

Перевод: Туганайлар