Ураза турында

священник Димитрий Сизов
 
Ураза белян тазарыб Илия, Хорив тауында Алланы кюргян, без дя кюңелебезне ураза белян тазартыйык, Христосны кюрербез» (из богослужений Вел.поста).
 
Ураза турында сөйләгәндә, иң беренче чиратта, аның ни өчен кирәклеген, кешенең уразаны нинди максат белән тотуын аңларга кирәк. Денсезләргә ураза тотуның мәгънәсе һәм аның нәтиҗәсе аңлашылып бетми. Ураза тотучыларны алар шундый ук җазыклы, нәпесле кешеләр итеп күрәләр. Бу аларга үзләрен аклау өчен дә кирәк. Христианнар Күккә, җәшәүнең, тормышның мәңге булуына ышанып яшиләр, денсезләрнең исә көннәре Җир өстендәге тормышны, бүгенге көнне кайгыртып кына үтә. Күп мәндәләр көннәрен ашап-эчеп, уен-көлке белән, нәпесе теләгәнчә торып уздыралар.Денсезләрнең болай торулары аңлашыла да.
 
Мәңгелек тормыш турында белмәсәң, аның турында белергә теләмәсәң, алар уйлавынча җирдә яшәп, бөтен нәрсәне татып карамасаң да, кояш астында иң яхшы урынны алырга тырышырга кирәк. Ни өчен? Нәпесең теләгәнне эшләр, күңелеңне басылдырыр, рәхәтлекләр алыр өчен. Достоевскийнын Карамазов әйткәнчә, «Ходай юк икән, бөтен теләгәнеңне эшләргә була».
 
Икенче төрле, әгәр дә мәңге җәшәү һәм мәңге тормыш юк икән, ул чакта моны үзең өчен, үзеңнең җазыклы минең өчен кулланырга кирәк. Бу тормышта үз дигәнен эшләр өчен күпләр бер нәрсәдән дә оялып тормыйлар. Һәм без үз тирәбездә тоташ эгоизм, гаделсезлек, кешеләрдә сөюлек булмауны күрәбез икән, моңа гаҗәпләнергә дә түгел.Бу кешелекнең гомуми авыруы, кеше табигатенең авыруы. Мәндәләр тереклекне җулдан җазган беренче кешедән алганнар. Егылыр өчен югарыда булырга кирәк. Беренче кеше нәкъ менә шул югарылыкта була – ул йөзгә-йөз Ходайның үзе белән аралаша, ул Ходайга ышанып яши һәм үзе дә Ходайдан изгелеклелек алып, аңарга ошарга тиеш була. Әмма беренче кеше башка юл сайлый, Ходайдан башка шундый булырга тели.
 
Мондый юлны сайлаганнан соң, шушы Бөтендөнья катастрофасыннан соң, бөтен кешеләр дә бозык табигатьле, нәпесле, үз-үзләренә бикләнгән, үзләрен генә сөюче, Ходайны белмәүче, Ходайга җакыая алмаучы булып туалар. Бу катастрофаны җиңеп чыгу өчен, Христос тәннәнеп җир өстенә килә. Һәм хәзер яңадан Ходайга җакынаерга, Ходай белән мәңгелек тормышка ирешергә теләүчеләр, җугалткан изгелекләрен кайтарырга теләүчеләр моны яңадан Христос аркасында эшли алалар. Әмма бу автоматик рәвештә эшләнми...Ураза тотуның эчтәлеген нәпесләр турындагы белемнәрдән башка аңлап булмый.
 
Православие Чиркәвенең Изге аталарыбарысы да диярлек нәпесләр турында язган һәм сөйләгән. 19 гасырда яшәгән изге святитель Феофан Затворник нәпесләр турында менә нәрсә ди: «Нәпесләр тәндә була: аның башлангычы – тән нәпесләрен басылдыру.Ул булган җирдә артык һәм татлы ашау, җалкаулык, иркәлек, күп сөйләшү, таркаулык, кешедән көлү, җокыга бирелү, тән теләкләрен басылдыруда азгынлык та була .. Күңелнең акыл ягында – үз-үзеңә артык ышану, каршы әйтү, шикләнү, масаю, азгын уйлар уйлау, теләк ягында – үзеңне генә сөю, өстенлек итү, катылык күрсәтү, үз-үзеңә артык ышану, рәхмәтле булмау кебек җазыклар да була. Хисләр ягында – нәфрәт, көнчелек, күрәлмаучанлык, явызлык, үч алу, кеше тикшерү, дан ярату, масаю, горурлык, җукка моңаю, кайгыру да була Болар барысы да – күңелдә һәм тәндә булган җазыклар.. Әмма җан да приражениедән азат түгел...
 
Нәпесләр күңелгә дә, тәнгә дә үтеп керәләр, җанны – акыл һәм ирекне дә – үзләренә буйсындыралар һәм шул рәвешле үз-үзенә хуҗа булырга хыялланган кеше өстеннән өстенлек алалар».Кешедә нәпеснең арта баруын, ягъни җазык уйлауның аны эшләүгә этәрүен белү артык булмас. Шул ук святитель Феофанны мисалга китерәбез: «Прилог әйберне гади күзаллау ул, безнең аңыбызда акылыбыз һәм уйларыбыз аша тудырыла. Монда җазык җук. Алга таба игътибар килә. Игътибар ул – күңелдә туган образны карау, аның белән әңгәмә кору өчен аңга кертү. Шуңа күрә ул шактый җазыклы.
 
Алга таба рәхәтлек килә. Рәхәтлек – әйбергә акыл һәм йөрәк аша тию ул. Предметка игътибар нәтиҗәсендә ул безгә ошый башлый һәм без аңа карап канәгатьләнү алабыз. Җазыклы әйберләрдән рәхәтлек алу ул турыдан-туры җазык инде. Рәхәтлек алудан теләккә бер адым. Теләүче җан шул әйбергә авыша, аңа омтыла, аны эзли башлый. Теләктән тагын бер ягы белән тәвәкәллек аерылып тора. Теләүче эшкә риза, әмма максатына ирешү өчен бернәрсә дә уйлап тапмаган, бер нәрсә дә эшләмәгән әле. Тәвәкәлләгән кешенең барысы да каралган һәм хәл ителгән инде, эшне башкарып чыгасы гына калган...»
 
Үземнән шуны өстим: нәпес ялкынын буш урында да кабызырга, юктан да җазыклы булырга мөмкин. Әгәр, мәсәлән, мин кайчандыр мине рәнҗеткәннәрен искә төшерсәм, мин моны искә төшерү белән генә тукталып калмаска мөмкинмен яки тукталып калып, бөтен нечкәлекләрен искә төшереп, бу ситуацияне күңелдән кабат кичерә алам. Алга таба миндә билгеле бер хисләр барлыкка килә, мин кыерсытылганнан, киресенчә, кыерсытучы булырга телим. Мин чәнечкеле сүзләрне аның йөзенә бәреп әйтүем турында, аның миңа каршы әйтә алмавы турында уйлый башлыйм, бу фантазиямнән мин канәгатьлек алам. Аннан соң минем моны тормышка ашырасым килә башлый.Монда инде мин үз теләгемнең колына әйләнәм һәм аны тормышка ашыру сәгате дә ерак түгел кебек тоела башлый.
 
« Нәпесләр – ул азгын күңелнең көчле омтылышы. Алар күңелгә шулкадәр үтеп керә һәм безнең өстән озак вакыт хакимлек итеп алар күңелгә бик нык якыная һәм җан аңардан торган кебек була»,- дип яза святитель Феофан. Нәпесләр каршы бөтен христиан подвижниклары да көрәшә.Хәзергеләр безгә көндәлекләрен һәм өйрәтүләрен, борынгылар үзләренең җазуларын калдырганнар. Бу күптомлы әдәбият. Кызганычка каршы, безнең материаль байлыклар өстенлек иткән чорда бик аз кеше генә Изге җазуларга мөрәҗәгать итә. Нәкъ менә алар тән нәпесләренә каршы көрәштә уразаның файдасы турында әйтәләр. Аларның җазуларыннан дини тормыш турында күп кызыклы әйберләр белергә була.
 
Мисалга, дини тормыш белән яшәүче кеше дөнья мәшәкатьләреннән, шайтаннан (ул бөтен явызлыклар чыганагы, кешеләрне төрле җазыкларга өйрәтә) һәм теләкләреннән баш тарта. Христианнар үзләрен тыя белергә өйрәтү өченгә ашауны чикләп, ураза тоталар. Ураза вакытында телевизор карамыйлар, театрга, кунакка йөрмиләр, чит әдәбият укымыйлар. Күбрәк теләк итәргә, Евангелие, дини китаплар укырга, чиркәүдә булырга тырышалар. Күбрәк җазыклар әйтергә, өлеш алырга тырышалар. Гомумән, бу шундый вакыт, һәрбер христиан үз күңеленә күз сала һәм сорый: «Җаным ничек яшисең, Күк беләнме, әллә дөнья мәшәкатьләре беләнме?». Ураза – ул әле тәүбә итү вакыты да. Тәүбә итү яки metania дигән грек сүзеннән акылның үзгәреше дип тәрҗемә ителә. Үзебезнең җазыклы булуыбыз, дөрес җулда булмавыбыз турында үкенгәндә һәм җылаганда, бу үзгәрешләр була.
 
Тәүбә итү дәрәҗәсе һәр кешенең төрлечә була. Әмма бер нәрсәне әйтергә була: беркем дә күз яшьләрсез, тәүбә итмичә изге булмаган. « Бөтенләй җыламыйча мөмкин түгел, яки үзебезнең җазыкларыбыз турында монда җирдә ирекле рәвештә җылыйбыз, яки киләчәк тормышта тәмугта ирексездән җылаячакбыз», – дигән бер борынгы изге.
 
Теләкләр итмичә, нәпесләр белән көрәшмичә, җазыклар өчен җыламыйча гына тоткан ураза файдасыз. Ураза шуның өчен кирәк: җазыкларыбыз өчен җылап җаныбызга ярдәм итү, теләк итүгә ирешү, ахыр чиктә, нәпессезлеккә ирешү өчен. Теләсә кайсы православие христианы нәпесләр Ходайдан ничек җырагайтканны, җанны ничек кыйнаганны бик яхшы аңлый, шуңа күрә христиан нәпесләрдән арыну өчен, җир өстендә җәшәгәндә һәм мәңгелек тормышта Аллага җакын булу өчен күп нәрсәсен корбан итәргә әзер.
 
Сүз уңаеннан, бездә нәпесләр булмаса, без барыбыз да изге булып, тынычлыкта һәм сөюлектә, бер-беребез, үз-үзебез һәм Ходай белән килешеп яшәр идек һәм, билгеле, ураза да кирәк булмас иде.
 
Перевод: Туганайлар