Интервью газете

– Отец Димитрий, белгәнебезчә, Сез инде берничә ел Керәшен Сәрдәсендә яшисез. Авыл халкының олысын-кечесен яхшы беләсез. Бүгенге көндә яшьләрне чиркәүгә тарту җиңелрәкме, әллә өлкәннәрнеме?– Әгәр кешенең үзендә дингә омтылыш, Ходайга якынаю теләге булса, яшь аермасына карамый һәркем белән дә килешеп, аңлашып була. Шулай да яшьләр белән эшләү күпкә кызыклырак, чөнки бүгенге яшьләр күп төрле тирәнтен белем алалар. Алар белән әдәбият, музыка турында да, дин эшлеклеләре, дини философия турында да кызыклы сөйләшүләр алып барып була. Ә өлкән буын, ничектер, православиене бер яклы гына итеп, тирәнтен аңламыйча, бары тик йола рәвешендә генә кабул итә. Ә бит дини тормыш бик тирән һәм кызыклы. Юкка гына Изгеләр дини тормышны фәннәрнең дә фәне дип атамаганнар. Христианның яшәү максаты – Изгелеккә тиң булу. Әмма изгелек үзеңнең җазыклы һәм түбән кеше булуыңны аңлаган өчен, Ходайдан бүләк итеп бирелә. Изге – үзенең изгелеккә лаеклылыгын батырлыклар эшләп “яулап” алмаганлыгын, ә Ходайдан бүләк икәнен аңлый. “Изгелек” төшенчәсе башка диннәргә һәм Святый Тынны аңламаучыларга ябык. Дини тормышның бик күп аспектлары ни өчендер безнең өлкән буын вәкилләренә кагылгысыз.

– Безнең өлкән буынны күп еллар атеистик рухта тәрбияләделәр. Бу шуның да нәтиҗәседер. Әле бүген дә дин өлкәсе күп кеше өчен ябык булып кала бирә. Иманга кайту процессы бик сүлпән бара. Сезнең исәп белән, бүгенге көндә Татарстанда ничә керәшен чиркәве бар?– Казан епархиясендә бүгенге көндә дүрт приходта: Казандагы Изге Тихвин, Түбән Кама районының Зур Аты, Кукмара районының Село Чура һәм Питрәч районының Керәшен Сәрдәсе авылы чиркәүләрендә керәшенчә келәүләр алып барыла. Тагын ике чиркәүдә келәүләр славян-чиркәү телендә уза. Боларга – Мамадыш районының Урманчы һәм Түбән Кама районының Кушай авылы чиркәүләре керә. Кызганычка каршы, күп чиркәүләр ябык, яки аларда килеп-китеп йөрүче священниклар гына ара-тирә службалар уздыралар. Андый чиркәүләр Түбән Кама районының Нариман, Әлмәт районының Кәләй, Балык Бистәсе районының Үри Чаллысы, Мамадыш районының Албай һәм Чия башы, Лаеш районының Ташкирмән, Чистай районының Бахта авылларында.

– Билгеле булганча, чиркәүләрнең ябык булуының беренче сәбәбе – керәшен священникларының булмавы. Бу авыр мәсьәләгә карата Сезнең фикерегез ничегрәк?– Татарстан һәм Казан архиепискобы Анастасий күрсәтмәләре буенча, Татарстан чиркәүләрендә службада торучы священникларның егермегә якыны керәшен. Мин үзем бер унысын беләм. Керәшен священникларының урыс приходларында торганнары мине дә уйландыра. Минемчә, монда берничә сәбәп бар. Беренчедән, керәшен священникларының кайберләре шәһәрләрдә туып-үсеп, туган телләрен белмәүчеләр һәм керәшен дөньясыннан ераклашкан кешеләр. Алар керәшеннәргә карата уйсыз. Икенчедән, керәшен авыллары “картая” һәм юкка чыгып бара. Яшьләр күпләп шәһәрләргә тартыла, ә авылда калган, коммунистлар идеологиясендә тәрбияләнгән өлкән буын чиркәүдән нык ераклашкан, бизгән – аны кирәксенми. Шунлыктан булган авыл чиркәүләре дә буш һәм ябык тора. Өченче сәбәп – керәшен священниклары арасында миссионерлык хәрәкәтенең бик сүлпән булуы, аларның үз милләтен иманга кайтару өстендә аз эшләүләрендәдер дә. Инде килеп, миссионерлыкка карата ныклы чиркәү политикасы булмау да сәбәпчедер. Минем уемча, керәшен чиркәүләренең эшчәнлегенә шушы төп сәбәпләр йогынты ясыйдыр. Керәшеннәрнең үзләренең дә, күпчелек очракта, чиркәүгә, дингә мөнәсәбәтләре сүлпән дәрәҗәдә. Мисалга, ничә ел инде Чаллы шәһәрендә керәшен чиркәве төзү турында сүз бара, әмма алга китеш юк. Шуларга да карамастан, Ходай ярдәме белән үз халыкларын дингә әйдәүче яшь керәшен миссионерлары килер әле, дигән өмет белән яшибез.

– Отец Димитрий, Сез үзегез дә әле яшь кеше, Сезгә дин юлына басарга нәрсә этәргеч булды? – Мин үзем Чистай керәшеннәреннән. 1981 елда Чистайның үзендә туганмын. Урта мәктәпне тәмамлагач, повар булырга укыдым. Үзенә күрә экзотика эзләгәнмендер, күрәсең. Бервакытта да киләчәккә планнарым булмады, прагматизмны мин хәзер дә кабул итеп бетермим. Ходайга якынайганчы, тормыш минем өчен ниндидер бер күңелсез шөгыль булып тоела иде. Шулай ук күп кешеләрнең эшләгән эшләрен дә файдасыз бер нәрсә итеп кабул итә идем. Бүгенге тормышта күпләрне дөнья байлыгы һәм дөнья мәшәкатьләреннән башка ниндидер югары көчләр бөтенләй дә кызыксындырмый бит. Мин озак еллар дәвамында тормыш кешегә ни өчен бирелгән, яшәү мәгънәсе нәрсәдә, дигән сорауларга җавап эзләдем. Бөтен күңеле белән яшәвенең мәгънәсезлеген аңламаган, азапланган җан тавышын үзе тоймаган кеше мине бөтенләй дә аңламас. Мин Ходай белән 19 яшемдә очраштым. Бу нәкъ менә очрашу булды, Шәхес белән шәхес очрашуы, мин моны бүтәнчә атый алмыйм. Беренче мәртәбә җазык әйткәннән соң, Христос – ул Тормыш, һәм чын Тормыш булуына мин чын-чынлап ышандым. Бу очрашудан соң, мин үз тормышымны Ходайга багышламыйча булдыра алмадым. 2006 елда Казан духовная семинариясен тәмамладым, 15 июньдә священник саны алдым. Укыган вакытта үземнең алдагы священник эшчәнлегемне керәшеннәр белән бәйләргә дигән фикергә килдем, монда, билгеле, отец Павел Павловның да йогынтысы зур булды.

Сөйләште В.МАКСИМОВА. 2008 г.

Источник: http://www.tatmedia.com/tat/news/show/305824