Балаларның ата-анага карата җазыклары

1. Ата-анага карата салкынлык
“ Бөтен йөрәгең белән үз әтиеңне хөрмәтлә һәм үз әниеңнең бала тудыргандагы газапларын онытма. Син алардан туганыңны онытма: һәм син аларга бурычыңны кайтара аласың?”(Сир. 7, 29,30). Хайваннар гына вакыт үтү белән ата-аналарын оныталар. Ата-анага якынлыкны сизмәү һәм аны күрсәтмәү җазык. Ата-анага мәхәббәтне бүтән бернинди дә мәхәббәт алыштыра алмый. Ата-ана йортына сирәк бару салкынлыкның ачык мисалы. Аларны кыерсытканда башкалар каршында аларны якламау улларча кайгырту булмауны күрсәтә.

2. Ата-ананы тыңламау
Ата-аналар балалар өчен изге затлар. Балалар аларның теләкләрендә Ходай теләген күрә алалар.
Әгәр бала ата-ана йортында тыңлаусыз, сансыз икән, ул бер җирдә дә: хезмәттә дә, шәхси тормышта да шундый була. Ата-ана йортында, әле ул җәмәгать тормышына чыкканчы, ата-ана бала өчен җитәкче урынында. Әгәр бала берсүзсез ата-ана теләген үтәргә гадәтләнмәгән икән, аның язмышына мөнәсәбәтле чит кешеләрнең теләгенә буйсыну авыр булачак. Акыллы ата-аналар балалары өчен күп нәрсәләр эшлиләр, шуңа күрә балаларның аларның теләген үтәүләрен таләп итәргә хаклары бар. Әгәр дә ата-ана балаларга карата салкынлык күрсәтсә дә, бу аларның балага хокукын юкка чыгармый, бары тик балаларга карата законлы таләпләр генә булсын. Бу очракта балаларның тыңлаучанлыгы тагын да зуррак кыйммәткә ия була. Балалар мөстәкыйль тормыш белән яши башласалар да, ата-ана өчен һаман бала булып калалар һәм ата-ана алдындагы бурычлардан азат ителмиләр.

3. Ата-аналар белән тупас мөнәсәбәт, алар белән ачуланышу
Ата-анага хөрмәт күрсәтмәү җазык.  Ата-ананы каршы алганда, озатканда аягүрә басмау җазык.
Аларга төртмәле, тавыш күтәреп, мыскыллы елмаеп җавап бирү җазык. Бер сәбәпсез аларга каршы килү җазык. Ата-ана кимчелекләрен күрсәтеп, аларны гаепләү, туганнар арасында алар турында начар фикерләр әйтү, аларны дин мәсьәләләрендә ачулану җазык.

4. Ата-ананың изгелеген, теләк итүләрен санга сукмау
Ата-ана теләк итүләренең көчен санга сукмаган балалар Ходай каршында җазыклы. Ата-ананың хәер-фатихасына йола итеп кенә караган балалар да Ходайны аеруча рәнҗетә.

5. Ата-ананы каргау
Ата-анасының исәнлеге өчен теләк итмәгән бала үзенең яхшы яшәвен теләмәгән була, чөнки ата-ананың исәнлеге баланың яхшы тормышының нигезе булып тора. Баланың ата-ананы каргавы иң усал кешегә генә хас һәм ул көчсез.Ул гадәттә, әйткән кешенең үз башына төшә.

6. Ата-ана киңәшен тотмау
Ата-аналар яши-яши тормыш тәҗрибәсе һәм акыл туплаганнар. Шуңа күрә алар биргән киңәш һәм үгетләр начар була алмый. Һәр яңа эш башлаганда ата-ана киңәшен сорау балаларның бурычы. Ата-ана үгетләренә дәшмичә калу тиеш эш түгел. Чит кеше сүзләрен онытырга мөмкин, әмма ата-ананыкын беркайчан да онытмаска кирәк. Ата-ананың яхшы киңәшләрен ул үлгәч тә онытмаска кирәк.

7. Ата-ана рөхсәтеннән башка өйдән китү
Ата-ана йортында яшәүче балигъ булган балалар кайда һәм күпме вакытка китүләре турында кисәтергә тиешләр. Ата-ана йортыннан үз белдеге белән усалланып чыгып киткән бала зур җазыклы була. Моның белән ул ата-ананы тирән кайгыга сала.

8. Ата-ана йортыннан аерылу
Ата-ана ризалыгыннан башка туган нигездән аерылу төрле уңайсызлыклар китереп чыгарырга мөмкин, ялгыз калган ата-аналар да баладан аерылу кайгысы белән яши.

9. Ярдәмгә мохтаҗ ата-аналарны картлыкларында ялгыз калдыру
Бәхетсезлектә ата-ананы ялгыз калдыру җазык. Үз ата-анаңнан оялып, аларның сиңа күрсәткән яхшылыкларын оныту түбәнлек санала.

10. Ата-анага кул күтәрү
Ата-анага кул күтәрү иң зур җазыкларның берсе. Ходай законы кыерсытылган ата-аналар яклы . Ата-ана балаларыннан кыерсыту күрсә, ул җәзасыз үтмәсен белеп, алар өчен борчылалар. Әмма тупас балалар аңга килмиләр.

11. Ата-анага кул салу
Ата-ананы юк итү турыдан-туры булмаска да мөмкин. Мәсәлән, әгәр кыз яки ир бала үзенең тәртибе белән ата-ана намусына тап төшерсә, ата-ана хәсрәтеннән чирлегә әйләнә. Шулай итеп, исәпсез бала ата-ана үлеменә сәбәпче була.

12.Ата-ана алдындагы соңгы бурычыңны үтәмәү
Ата-анасын җирләү мәшәкатьләреннән, башка туганнарына ышанып, баш тарткан яисә бик саранланган, каберләргә кач һәм рәшәткә куймаган кешеләр бик җазыклы. Тиешле көннәрдә ( 9-ы, 40-ы, елы, родительский көннәр) ата-ананы искә алмау шулай ук җазык.

Туганайлар